«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр идея.росконгресс.рф крауд-платформасында «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Яшәү өчен пространство», «Нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы чишелешләр» һәм «Нәтиҗәле дәүләт», шулай ук брендлар буенча конкурс кысасында «Продуктлар һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр», «Инклюзия» һәм «Иң кыю идея» номинацияләре буенча гаризалар кабул ителә (https://идея.росконгресс.рф/brand).
Быел РФ Президенты Владимир Путин Указы белән расланган форум дүртенче тапкыр узачак. Ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы, форум партнерлары һәм төбәк хакимиятләреннән 1000гә якын идея төрле ярдәм чараларын ала. Ә иң яхшы идеяләрне һәм тәкъдимнәрне дәүләт башлыгына тәкъдим итәчәкләр.
Форумның максаты – гражданнарның илне үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларына һәм проектларына ярдәм итү һәм аларны тормышка ашыру.
31 гыйнварга кадәр идея.росконгресс.рф сайтында гариза бирергә өлгерегез.