2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак.
Уеннар концепциясе – спорт, киберспорт һәм MR-технологияләрне берләштерү. Бу тарихта беренче тапкыр яңа форматта уза торган ярышлар, алар күп миллионлы аудитория һәм спорт дисциплиналарын уеннар аша берләштерә.
Беренче турнирда 260тан артык тәҗрибәле команда һәм төрле илләрдән 2000дән артык спортчы 21 инновацион дисциплинада (16 төп һәм 5 киңәйтелгән программада) катнашачак.
Ярышлар 5 категориягә бүленәчәк: спорт, тактика, стратегия, технологияләр һәм тизлек.
Чара турында https://gofuture.games сылтамасы аша Уеннарның рәсми сайтында тулырак мәгълүмат һәм билет сатып алырга мөмкин.