ТР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе Чаллы Яр бистәсендәге яңа йортны тикшерә

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәре, Чаллы Яр бистәсе, Николай Иванцов урамы адресы буенча урнашкан «Озеро» торак комплексының 3.3 номерлы яңа йортын тикшерә.

Йорт төзелеше 2022 елның апрелендә башланган. Аның катлар саны – 57. Анда 7497,40 кв. метр мәйданлы 133 фатир төзелгән.

Төзүче – «Замелекесье НЧ» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы: «Проект-Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Евростиль» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы: «Стройпроект» ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, искәрмәләр булмаса, төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International