Казанның «Родина» торак комплексындагы 24 катлы яңа йортка ТР ДТКИ тарафыннан йомгаклау тикшерүе уздырыла

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Совет районындагы «Родина» торак комплексының 12 нче йортын тикшерә.

Объект төзелеше 2022 елның җәендә башланган. Бина 24 катлы. Аның гомуми мәйданы 15851,50 кв. метр тәшкил итә.

Йортта 11329,40 кв. метр мәйданлы 263 фатир урнашкан.

Төзүче һәм техник заказчы – «ТСИ» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Спутник Безопасности» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International