«Инспектор» мобиль кушымтасы турында

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 1 кварталыннан башлап, Икътисад һәм социаль өлкә тармакларының, шул исәптән Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә дә, «цифрлы җитлегүгә» ирешүне характерлаучы тармак индексларын исәпләү методикасына ярашлы рәвештә, «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең цифрлы җитлегүе» күрсәткече исәпләнә.

«Контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең цифрлы җитлегүе» мәгълүмат системаларын, шул исәптән «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасын кулланып (контроль (күзәтчелек) чаралары/профилактика чаралары турында белешмәләрне СМЭВ буенча контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрына тапшыру), үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чаралары/профилактик чаралар нигезендә, шулай ук читтән торып эшләү чараларын кулланып, шул исәптән «Инспектор» мобиль кушымтасы аша исәпкә алына.

«Инспектор» мобиль кушымтасының төп функциясе – тикшерүләрне дистанцион режимда башкаруны тәэмин итү. Ул контрольлек һәм лицензияләү органнары хезмәткәрләренең эшен автоматлаштырырга, дәүләт органнарына һәм бизнеска йөкләнешне киметергә, шулай ук тикшерүләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

► “Инспектор” мобиль кушымтасын куллану буенча аңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International