Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия гаилә конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашуда гаилә ипотекасы программасын озайтырга вәгъдә итте, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.
«Монда бу ташламалы гаилә ипотекасы программасының ким дигәндә 6% белән дәвам итүе мөһим. Без моны эшләячәкбез», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Ул шулай ук программаны яңа төзелешләр булмаган кече шәһәрләрдә икенчел торак базарына җәлеп итү мәсьәләсенең дә каралачагы турында хәбәр итте.
«Хөкүмәт федераль бюджетның реаль мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә тиеш, әмма минемчә, «Гаилә ипотекасы»н озайту юнәлешендә уйлау яхшырак», – диде Владимир Путин.
Гаилә ипотекасы программасы буенча Россия халкы беренчел торак сатып алу өчен кредитны 6 процентка рәсмиләштерә ала. Ул 18 яшькә кадәрге ике баласы булган барлык гаиләләр өчен дә ачык. Мәскәү, Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Ленинград өлкәсе өчен ипотека буенча лимит 12 млн сум тәшкил итә, ә калган барлык төбәкләр өчен – 6 млн сум.