2024 елның 22 гыйнварында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының киң вәкиллекле утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.
Чара кысаларында һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләү тантанасы булды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләр бүлеге җитәкчесе С.Г. Вишняковага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.
ТР ДТК инспекциясе коллективы Светлана Геннадьевнаны чын күңелдән югары лаеклы бүләкләре белән котлый, аңа ныклы сәламәтлек һәм алга таба эшендә уңышлар тели!
ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте фотосы