Вебинарда 2024 елда салым түләгәндә төп үзгәрешләр каралачак

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 25 гыйнварында 10.00 сәгатьтә салым түләүчеләр өчен «ЕНС шартларында 2024 елда салым түләүләрен түләгәндә төп үзгәрешләр. Бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре» темасына вебинар булачак. Аны оештыручы – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.

Вебинар спикеры: Эломцева Элина Сергеевна – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы.

Чарада катнашучыларга 2024 елда салымнарның нинди тәртиптә түләнүе, салым түләү бурычының нинди шартларда үтәлгән дип саналуы, пеняларның кайчан һәм нинди күләмдә исәпләнүе турында сөйләячәкләр, шулай ук трансляция барышында спикерга кызыклы сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак.

Вебинар бушлай, катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: 

► https://w.sbis.ru/webinar/9040d604-9dca-45f2-b463-db31bfa37995

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International