2024 елның 1 февраленнән Россиядә ана капиталы беренче балага 630,4 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.
РФ Министрлар Кабинеты материалларыннан күренгәнчә, беренче бала туганда түләү алган ата-аналарга икенче бала туганда 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү тиеш.
Ана капиталы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Демография» илкүләм проекты буенча Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы булып тора.
2007 елдан башлап мондый ярдәмгә икенче бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр, шулай ук, әгәр моңа кадәр капиталга хокук барлыкка килмәгән яки рәсмиләштерелмәгән булса, алга таба балалары туган гаиләләр хокуклы булган.
2020 елның 1 гыйнварыннан башлап ана капиталы беренче бала туганда бирелә.