«Созидание и развитие» төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге алдынгы практикаларны иң яхшы яктыртуга бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы тарихында беренче тапкыр теләгән һәркем катнашучыларның теләсә кайсысы өчен тавыш бирә ала. Күбрәк тавыш җыйган материал махсус номинациядә җиңүче булачак.
«Тавыш бирү» төймәсе смиконкурс.рф сайтының төп битенең уң өске почмагында урнаштырылган. Теләге булган һәркем тәкъдим ителгән 10 номинациянең һәрберсендә бер эш өчен үз тавышын бирә ала. Моның өчен кыскача гына теркәлергә һәм күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.
Гаризалар 29 гыйнварга кадәр кабул ителә. Аларны федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук төзелеш комплексы һәм ТКХ темаларын яктыртучы журналистлар бирә ала.
Катнашуга 2023 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырылган материаллар кабул ителә. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү 2024 елның мартында узачак.
Конкурсны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Территорияләрне үстерү фонды» иҗтимагый-хокукый компаниясе белән берлектә үткәрә, дип хәбәр ителә ТҮФ сайтында.