Владимир Путинның сайлау штабы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсен ачкан. Ул Мәскәүдә урнашкан, һәм анда теләгән һәркем дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат өчен үз тәкъдимнәрен һәм таләпләрен җиткерә ала, дип хәбәр ителә кандидат сайтында https://putin2024.ru/.
Моны телефон аша да эшләргә була: 9 гыйнвардан Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү үзәге эшли башлады. Күп каналлы 8-800-301-21-85 номерына шалтыратуларны тәүлек әйләнәсе «Халык фронты» волонтерлары кабул итә. Ә аларның бөтен ил буенча хезмәттәшләре Владимир Путинның үз-үзен тәкъдим итүен хуплап имзалар җыя. Сорау яки теләк электрон почта адресында да калдырылырга мөмкин vopros@putin2024.ru.
Моннан тыш, теләгән һәркем кандидатның ачылган Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә үзе килеп, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен Владимир Путинга шәхсән җиткерә ала. Ул сишәмбедән шимбәгә кадәр 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Мәскәү шәһәре, Покровка урамы, 47 йорт адресы буенча эшли.