2023 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзүчеләргә 287 бәяләмә бирелде

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә туры килүе турында 287 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Ярашлылык турында бәяләмәне рәсмиләштерү актыккы тикшерү турында уңай акт, башкару документларының тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән очракта гамәлгә ашырыла.

2023 елның I кварталында ведомство күзәтчелегендәге 43 объект тиешле документка ия булган, 2023 елның II кварталында – 49, 2023 елның III кварталында – 78, 2023 елның IV кварталында – 117.

ТР ДТК инспекциясе Казан һәм бөтен Татарстан территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектлар төзелешен һәм реконструкциясен күзәтә. Болар – балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган һ. б.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрь ахырында социаль әһәмияттәге берничә объект төзелде һәм аларга ярашлылык турында бәяләмәләр бирелде.

Алар арасында – Казан шәһәренең Адоратский урамындагы 59 нчы кварталда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы (2 нче позиция), Казан шәһәрендә 60 урынга исәпләнгән хоспис, аны төзүче булып Анжела Вавилова исемендәге ТР Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды тора, «Салават Күпере» торак районында 1-5-1 һәм 1-5-2 нче социаль ипотека йортлары, Алексеевск ш.т.п. Салих Баттал урамында урнашкан 28 нче социаль ипотека йорты.

► https://gsn.tatarstan.ru/file/pub/pub_ta_4025002.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International