2023 елның 27 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават Купере» торак районында Нурихан Фәттах урамы буенча урнашкан 1-5-2 номерлы социаль ипотека йортына проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Йортта 10 кат бар, гомуми мәйданы 5239,40 кв. метр булган 72 фатир урын алган. Бинаның мәйданы – 8524,80 кв. метр.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең шул ук торак районында 1-5-1 номерлы яңа йорт төзелде, аңа шулай ук быелның 26 декабрендә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә тапшырылды.