2023 елның 26 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават Күпере» торак районында Нурихан Фәттах урамы буенча урнашкан 1-5-1 номерлы социаль ипотека йортына проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Йортта 10 кат бар, гомуми мәйданы 5239,40 кв.метр булган 72 фатир урын алган. Бинаның мәйданы – 8524,80 кв. метр.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
https://vk.com/public196723033?w=wall-196723033_1554