«ВКонтакте» социаль челтәрендә эшкуарлык бергәлеге өчен ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры булып узды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

2023 елның 20 декабрендә 10.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең турыдан-туры эфиры булып узды, ул региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеге предметы булган мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга мәгълүмат бирү, фикер алышу максатыннан оештырылды.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин «Контроль (күзәтчелек) органы карарларына судка кадәр шикаять бирү тәртибе, аларның вазыйфаи затларының гамәлләре (гамәл кылмавы)» темасына чыгыш ясады, законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Турыдан-туры эфир барышында капиталь төзелеш объектларына региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруга кагылышлы актуаль сорауларга җаваплар бирелде, контроль (күзәтчелек) чаралары нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International