2023 елның 21 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Совет районының «Светлая Долина» торак районында төзелгән яңа объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Болар – М-1 микрорайонындагы Александр Курынов урамы буенча № 1-3 торак йортның 2 нче һәм 4 нче корпуслары.
№ 1-3 торак йортның 2 нче корпусында гомуми мәйданы 4744,40 кв. метр булган 99 фатир урын алган.
№ 1-3 торак йортның 4 нче корпусында 18 кат бар, гомуми мәйданы 6872,50 кв. метр булган 160 фатир урын алган.
Объектларны төзүче – «Светлая долина 16» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.