Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә махсус икътисадый зона – Иннополис шәһәрендә канализация чистарту корылмалары төзелешенә йомгаклау тикшерүен үткәрә.
Татарстан ведомствосы инспекторлары объектны төзелеш процессында проект документациясе таләпләренә, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерә.
Капиталь төзелеш объекты җир асты өлеше булган тулы комплекслы чистарту корылмасыннан гыйбарәт. Комплекс бинасы Иннополис шәһәренең чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча административ-көнкүреш һәм технологик процессларда эшләүчеләрне тәэмин итү өчен билгеләнгән. Ул җитештерү, төзелгән административ-көнкүреш өлешен үз эченә ала. Объектта эшләүчеләрнең исемлек саны – 5 кеше.
Объектны төзүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Сигма» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Дорстрой комплекс» ҖЧҖ.