Чистайда социаль ипотека программасы кысаларында яңа торак йорт төзелде

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

📝 ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чистай шәһәренең Шәмсетдинов урамындагы 18 нче йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

🏠 Тышкы инженерлык челтәрләре булган йортта 5 кат, лоджияле 50 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 1639,40 кв. метр. Бер бүлмәле фатирлар – 40, ике бүлмәле – 10. Бинаның гомуми мәйданы 2034,20 кв. метр тәшкил итә.

💼 Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

🧰 Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектчы – «Квадр» ҖЧҖ. Подрядчы – «СК Строитель» ҖЧҖ.

👪 Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International