Казанда Николай Ершов урамындагы реконструкцияләнгән административ бинага карата йомгаклау тикшерүе

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

👷‍♂ ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанда Николай Ершов урамы, 29нчы йорт буенча реконструкцияләнгән административ бинага карата күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә.

Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2021 елның сентябрендә башланган. Бина алты катлы. Аның гомуми мәйданы 2074,80 кв. метр тәшкил итә.

Объектны төзүчеләр – Гайнетдинов Вадим Рафаил улы һәм Сергеев Алмаз Валериевич. Техник заказчы – «Строительная Фирма РР Групп» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Промстройпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Вершина» ҖЧҖ.

📝 ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International