Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылында яңа торак йортка карата актыккы тикшерү эшен башкара.
Беренче катта торак булмаган биналар булган йорт кирпечтән төзелгән, биш катлы, өч секцияле булып тора, ул Зур Кызыл урамында, 156 адресы буенча урнашкан. Фатирлар саны – 56, гомуми мәйданы – 3034,60 кв. метр.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «РАН-Казань» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Подрядчы – «Строительная компания Дар» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АРХ концепт» ҖЧҖ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаса, объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.