Артём өчен «Теләкләр чыршысы»

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

❄ Салмак кына декабрь ае бара. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан традицион рәвештә «Теләкләр чыршысы» ирекле федераль акциясе уздырыла. Меңнәрчә балалар үзләренең хыялларын тормышка ашыру өчен олыларга үз теләкләрен юллыйлар. Һәм аларның күбесе, мөгаен, уйларында төрледән-төрле матур җырлар көйли торганнардыр, әйтик, мондыйны:

✨ «Теләкләр чыршысы,
✨ Өләшәсең һәммәбезгә бүләк!
✨ Мин, Айгөл һәм Ваня өчен
✨ Кышны ит әле ямьлерәк!»

❄ Әйе, олырак булсынмы, кечерәк яшьтә булсынмы, һәр бала Яңа елда үз теләкләренең чынга ашуын көтә. Һәм бу мизгелдә, һич көтмәгәндә, аның янына... Юк, юк, Кыш бабай белән Кар кызы түгел, ә Чыршыкай кунакка килә. Һәм ул, тылсымлы таягын селкеп җибәрүе була, бөтен хыяллар диярлек тормышка аша.

❄ 2023 елның 18 декабрендә Казаннан җиде яшьлек Артём өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре шундый Чыршыкай ролендә булдылар.

❄ Аның әнисе Гыйниятуллина Миләүшә Наил кызы сүзләренә караганда, Артем балалар бакчасына йөри. Холкы белән ул көләч, йөзәргә, тюбингта шуарга, мультфильмнар карарга ярата. Бала аутизм белән авырый, дип өстәде Миләүшә Наил кызы.

❄ Ачыкланганча, бала, таудан «кабартмаларга» утырып шуган башка балаларга карап, үзе дә шундый ук бүләк турында хыяллана башлаган икән. Һәм аның бу теләге чынга ашты.

❄ Бу гаиләдә кунак булып, үзенчәлекле баланың дөньясы никадәр нәзберек булуы аңлашылды. Шундый гадәти теләкне тормышка ашыруы безнең өчен сөенечле булды. Әле бу гаиләдә нәни Ариана да үсеп килә, аңа – өч яшь, ул шундый шук...

❄ Артёмның әтисе – Максим якын киләчәктә безгә «ватсап» аша «кабартмага» утырып, таудан шуучы һәм яңа ел чыршысы янында төшкән улының фотосын җибәрергә вәгъдә итте. Ярар соң, әйткән сүз – аткан ук!

❄ Очрашу азагында Артём белән Ариананың әти-әниләре ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге коллективына «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашулары һәм улларының хыялын тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

❤ Яңа 2024 ел якынлаша. Бу малайның гаиләсендә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Аны һәрвакыт аңлый торган әти-әниләре, якыннары янәшә булсын. Ышаныч, Өмет, Мәхәббәт һәрвакыт юлдаш булып барсыннар... 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International