Буада балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланды

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

🎨 ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Буа шәһәренең Ленин урамында балалар сәнгать мәктәбе төзелешенә йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

Республика ведомствосы инспекторлары объектны төзелеш процессында проект документациясе таләпләренә, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерә.

Балалар сәнгать мәктәбе төзүчесе – «ТР Буа шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. Техник заказ бирүче – «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе. Генераль подрядчы – «РСС Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Балалар иҗаты йорты җир асты өлеше булган өч катлы бинадан гыйбарәт, аның гомуми мәйданы 2942,60 кв. метр тәшкил итә. Ул 220 урынга исәпләнгән.

Беренче катта 10 укучыга исәпләнгән металл эшкәртү остаханәсе, 8 укучыга исәпләнгән бассейнлы суднолар модельләштерү остаханәсе, 15 укучылык хәрби-патриотик тәрбия классы, 120 урынга исәпләнгән актлар залы һәм артистлар бүлмәсе каралган.

Икенче катта малайлар һәм кызлар өчен душ бүлмәләре белән җиһазландырылган ике бию залы, робототехника классы, компьютер классы, чүлмәкчелек остаханәсе, кабул итү бүлмәсе белән директор кабинеты урнашкан.

Өченче катта туризм буенча дәресләр сыйныфы, лабораторияле экологик-биологик юнәлеш сыйныфы, реставрация һәм тегү остаханәләре, авто-авиамодельләштерү һәм ракета төзелеше остаханәсе, туган якны өйрәнү музее, методик кабинет урнашкан. Һәр катта хезмәт биналары, санузеллар бар.

Бинаның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренә (МГН) файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен шулай ук янгын сүндерү бүлекчәләрен ташуга исәпләнгән лифт та каралган. Лифт алдында сәламәтлеге чикле кешеләр өчен янгын куркынычсызлыгы зонасы функцияләрен үтәүче лифт залы бар.

Җир асты катында подвал биналары, шәхси җылылык пункты (ИТП), венткамерлар, насослы янгын сүндерү, электр калканы, подвал биналары каралган. Подвал биналарыннан турыдан-туры тышкы якка ике төрле чыгу юлы бар.

Төзелгән объекттан 50 метрдан да ерак булмаган муниципаль тукталышта персонал һәм мәктәп кунаклары өчен ике машина-урын бар.

Шулай ук инвалид балаларны утырту-төшерүне гамәлгә ашыручы транспортны туктату өчен асфальт-бетон белән капланган мәйданчык җиһазландырылган.

Территорияне яшелләндерү, агачлар һәм куаклар утырту, газоннар төзү планлаштырыла. Эшләр мәйданы 3568,60 кв. метр тәшкил итәчәк.

📝 Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International