Казанның Шаляпин урамында паркинглы 97 фатирлы йорт файдалануга тапшырылырга әзер

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

📝  2023 елның 12 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Шаляпин урамындагы торак булмаган биналары һәм паркингы булган яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Җир асты парковкасы белән йорт төзелеше 2021 елның маенда башланган. Торак бинаның катлар саны – 6-9, җәмәгать билгеләнешендәге биналар өчен корылмалар – 1-2. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 12846,87 кв. метр.

Фатирлар саны – 97, шул исәптән бер бүлмәле – 43, ике бүлмәле – 37, өч бүлмәле – 17. Аларның гомуми мәйданы 5936,88 кв. метр тәшкил итә.

Җир асты автостоянкасы 93 машина-урынга исәпләнгән, шул исәптән 10 – инвалидлар өчен, алар ишегалды территориясендә дә бүлеп бирелгән.

Объектны төзүче –  «Каз Дом Строй» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит груп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Алтима» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АДТ-Проект» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 13 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендә урнашкан 201 фатирлы яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International