2023 елның 12 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылындагы «Достояние» торак комплексындагы өч яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Республика ведомствосы төзелешнең беренче чиратындагы 1, 4, 6 нчы йортларга карата тикшерүне уңай тәмамлады.
Объектлар төзелеше 2022 елның җәендә башланган. 1 нче йортта 189 фатир төзелгән, 4 нче йортта – 146 фатир. Ике йорт та бишәр катлы. 6 нчы йортта тугыз кат, фатирлар саны – 142.
Йортларны төзүче – «Горизонт» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы булып «Ильтаир» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Лэнд» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Архистудио» ҖЧҖ.
Искәртеп узабыз, «Достояние» торак комплексы киңәйтеләчәк. Яңа 2 нче (38 фатир), 3 нче (227 фатир), 5 нче (67 фатир) йортлар төзелеше дәвам итә.