2023 елның 14 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин белән зур матбугат конференциясе һәм туры линия узачак. Чара Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башлана.
Дәүләт башлыгы аңа алдан җибәрелгән гражданнарның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк. Ул шулай ук вәкаләтле затларга проблемаларны хәл итү турында тиешле йөкләмәләр дә бирәчәк.
Матбугат конференциясендә төрле басмаларның журналистлары: Мәскәүдә аккредитацияләнгән төбәк, федераль, чит ил журналистлары катнашачак.
Гражданнарның сораулары 1 декабрьдән кабул ителә башлады. Россиялеләр 8 800-200-40-40 телефоныннан файдалана, 0440 номерына бушлай SMS-хәбәр җибәрә яки үз мөрәҗәгатьләрен рәсми сайтта калдыра ала https://moskva-putinu.ru.
Туры линия һәм матбугат конференциясен барлык эре федераль каналлар һәм интернет-порталлар аша алып барачак.
Фото http://kremlin.ru сайтыннан