«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

🏠  «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруның барышы турында декабрь башында Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләделәр.

Тема буенча доклад белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ТР Рәисенең ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» дигән моңарчы күрелмәгән программасы эшли башлады. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга Татарстан шәһәрләрен үстерү институты кураторлык итә.

Программаның максаты – республиканың төзекләндерүне таләп итүче барлык күпфатирлы йортларында, халыкның теләкләрен исәпкә алып, ишегалларын ремонтлау һәм эшләрнең сыйфатын саклау. Йортларны төзекләндерү схемалары халык белән килештерелә.

2023 елда «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан үткәрелгән контрольлек чаралары барышында капиталь төзелеш объектларында юл эшләрен башкару технологиясенә визуаль тикшерү һәм контроль үткәрелде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казан, Чаллы, Аксубай, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән, Чистай муниципаль районнарындагы объектларны тикшерүгә чыктылар. Программаның 964 объектының 75е тикшерелде, бу аларның гомуми санының 7,8% тәшкил итә.

Заказчы «Главтатдортранс» ДКУ һәм подряд оешмалары белән берлектә, каплама катламнарының калынлыгын контрольдә тоту өчен асфальт-бетоннан кисеп алынган пробалар тикшерлде, нәтиҗәдә бозулар булуы ачыкланды. Аларның иң характерлылары – асфальт-бетон япмасының өске һәм аскы катламнарының, шулай ук вак таш һәм ком нигезенең кирәкле проект калынлыгыннан тайпылуы.

Казандагы 25 объектта һәм 10 муниципаль районда – Аксубай, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән, Чистайда зур бозулар ачыкланды, бу – асфальт-бетон катламының, шулай ук вак таш катламының һәм ком нигезенең кирәкле проект калынлыгыннан тайпылуы.

Моннан тыш, Казанда, Чаллыда һәм 5 муниципаль районда – Арча, Әлмәт, Биектау, Буа, Чистайда 13 объектта аз гына хокук бозулар булуы ачыкланды.

"Безнең ишегалды" республика программасы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International