ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге селектор киңәшмәсен үткәрде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

📝 2023 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференция режимында территориаль органнар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән селектор киңәшмәсе узды.

Чараны ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев ачты. Республика ведомствосы җитәкчесе җаваплы затларга ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.

Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда тикшерелергә тиешле эшләрнең бер төрле исемлеген раслау, административ җаваплылыкка тарту тәртибе турында Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов хәбәр итте.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы И.А. Кәримова киңәшмәдә катнашучыларга йомгаклау тикшерүләре проектларын юллау тәртибе турында аңлатты.

Финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе М.В. Васинага сүз бирелде. Ул 2023 ел дәвамында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан үткәрелгән үлчәм алу эшләре турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектлары төзелешенә, реконструкциясенә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Д.А. Мильгунов, Сынаулар һәм тикшерүләр лабораториясе җитәкчесе Э.Л. Кәшапов, юридик бүлек җитәкчесе Л.Т. Булатова, административ практика бүлеге җитәкчесе А.А. Газизова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге җитәкчесе С.Г. Вишнякова, документация белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге җитәкчесе Н.В. Смирнова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге җитәкчесе урынбасары С.А. Коклюгин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International