Казан шәһәре Идел буе районының «19 нчы гимназия» МАМУ өстәмә корпусы – янкорма төзелеше ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза.
Җиңү проспекты, 48 нче йортта урнашкан мәгариф учреждениесен реконструкцияләүнең беренче этабы тикшерелә.
Корпус төзелешенә төзүче агымдагы елның маенда керешкән. Бинаның ике каттагы гомуми мәйданы – 5421,60 кв. метр.
Уку йортының өстәмә корпусының планлаштыру карары нигезенә мәктәпнең төп блогына өстәм корылган уку һәм җәмәгать биналарын оештыру эшләре алынган.
Беренче катта бинаның төп керү урыны проектлана, анда вестибюль төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары өчен гардероб бүлмәләре бар. Анда шулай ук тарих, биология, рус теле һәм әдәбияты кабинетлары да урнашкан. Моннан тыш, чи ризыклардан ашарга пешерүче, 379 урынга исәпләнгән ашханә һәм күп функцияле киңлек – сөйләшүләр алып бару бүлмәсе проектланган. Икенче катта география, рус теле һәм әдәбияты өчен уку кабинетлары, шулай ук спорт залы урнашкан.
19 нчы гимназияне реконструкцияләү дәвам итәчәк. Икенче этапта беренче һәм икенче катларда булган бина белән өстәмә корпус бинасы арасында кичү урыны оештырылачак.
Объектка техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Генераль проектлаучы – «Шәһәр үсеше институты» муниципаль бюджет учреждениесе.
Подрядчы – «Рам-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланган очракта, «19 нчы гимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.