Әлмәт укытучылары өчен укыту-лаборатория һәм офис корпусы төзелде

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Әлмәт шәһәрендәге фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге. 10 этап. Өйрәнү-лаборатория һәм офислар корпусы» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. 

Җиде катлы бинаның гомуми мәйданы – 33879 кв. м.

Өйрәнү-лаборатория һәм офислар корпусын төзүче булып «Татнефть-Актив» ҖЧҖ тора. Техник заказ бирүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Генпроектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генподрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерик, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  31 августта – Әлмәттә кунакханәсе кертеп төзелгән 32 фатирлы 9 катлы торак йортка (22 этап), 30 ноябрьдә коммерция биналары кертеп төзелгән 46 фатирлы 4 катлы торак йортка (25 этап) ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.

Хәзерге вакытта төзелгән коммерция биналары булган (24 этап) 66 фатирлы 4 катлы торак йорт төзелеше төгәлләнеп килә.

Йортларның барысы да Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге хезмәткәрләре өчен торгызылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International