Чаллыда Яшьлек проспектында өченче чират яңа йорт төзелеше тәмамланды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 3/10 номерлы күп катлы торак йорт, 2 этап» объектын тикшерә.

Йорт төзелеше 2020 елның августында башланган. Анда – 10 кат, 117 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 6117,30 кв. метр.

Төзүче: «Комфортное жильё 3» МТ ТТК ҖЧҖ. Техник заказчы: «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ.  Проектлаучы: «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 6 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 3/10 номерлы күп катлы торак йорт, 1 этап» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биргән иде. 10 катлы йортта 77 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 4370,80 кв. метр.

Ә 17 ноябрьдә республика ведомствосы тарафыннан «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган күп катлы 3/10 номерлы торак йорт, 3 этап» объектына ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Анда шулай ук 10 кат, 78 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 4369,10 кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International