Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре өчен су алу узелы белән су белән тәэмин итү системасы төзелешенә карата йомгаклау тикшерүе бара.
Объект төзелеше 2022 елның апрелендә башланган. Аның бинасы – бер катлы, гомуми мәйданы – 719 кв. метр. Җитештерү куәте тәүлегенә 10000 куб. м тәшкил итә.
Элек булган система суны җир өстендәге чыганаклардан – Черемшан елгасыннан алуны күздә тоткан. Яңа системада җир асты суларын алу һәм аларны кулланучыга бирү өчен су әзерләү бинасында чистарту да каралган.
Проект буенча Чулпан авылы янындагы Чирмешән ятмасы территориясендә скважиналар бораулау, су алу корылмасында һәм су әзерләү станциясендә чиста су резервуарлары төзү, күтәртү насос станцияләре, су әзерләү станциясе территориясенә кадәр суүткәргеч салу буенча эшләр башкарылган.
Шәһәр территориясендә җир асты суларын әзерләү корылмалары планлаштырыла. Яңа су алу корылмалары файдалануга тапшырылгач, җир өстендәге су алу корылмасы резерв булып калачак.
Объектны төзүче – ТР Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының төп инженерлык челтәрләре идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Альтаир-1» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АСТП Линда» ҖЧҖ.