ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында су әзерләү станциясе төзелешенә карата йомгаклау тикшерүе тәмамлана.
Су белән тәэмин итү проектында күзәтчелектәге объектның хуҗалык-эчү, янгынга каршы су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү күздә тотыла.
Төзелешне башлау һәм тәмамлау вакыты: 2023 елның июненнән ноябренә кадәр.
Объектның характеристикасы: заводта җитештерелгән су әзерләү станциясе, технологик җиһазлар урнаштырылган 5 х 12 м зурлыктагы бер катлы бинаның модульле павильоны. Фундаменты – монолит, калынлыгы 300 мм булган плитәдән тора. Су белән тәэмин итү челтәре – 945,40 м, су агызу челтәре – 1674,60 м.
Төзүче – ТР Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының төп инженерлык челтәрләре идарәсе» ДКУ.
Генподрядчы – «Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ.
Генераль проектчы – «ПрофПроект» ҖЧҖ.
Тикшерү уңай тәмамланган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.