2023 елның 1 декабрендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә «Кулай мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе башлана.
Чара Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эгидасы белән узачак. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышлана.
Оештыручылар – Гомумроссия халык фронты һәм «АУРА-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе.
Акциядә катнашу нәтиҗәләре буенча, әлеге чарада катнашу дәрәҗәсенә карап, Россия Федерациясе субъектлары рейтингы төзеләчәк.
Акция 10 декабрьдә тәмамланачак.
► «Кулай мохит» тоталь тест акциясенә теркәлү өчен сылтама: https://total-test.ru/