2023 елның 2 декабрендә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне узачак.
Төбәк көнендә мәйданчыкка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Чара барышында республика башлыгы соңгы алты елда Татарстан казанышларына, аерым алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларга, социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерүгә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәчәк.
Бу көн кысаларында мәдәни программа планлаштырылган, анда теләгән һәркем татар йолаларын күрә, республиканың халык башкаручыларын тыңлый алачак. Аерым павильонда татар киносы күрсәтеләчәк. Шулай ук күргәзмә кунакларына милли аш-су да тәкъдим ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы уза.
Бу – масштаблы чара, анда илнең барлык субъектлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. 9 ноябрьдән күргәзмә-форумда Төбәкләр көннәре уза.