ТР ДТК инспекциясе «Федераль милектә торган су объектында ясалма җир кишәрлеге булдыру, Куйбышев сусаклагычы, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы» объектына карата йомгаклау тикшерүен тәмамлады.
Ведомство күзәтчелегенә тиешле объект шәһәрнең Яңа Савин районында, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә, «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан.
Төзүче һәм генераль подрядчы – «Татлизинг» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе.
Техник заказчылар булып «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ һәм «Татарстан Республикасының Баш төзелеш идарәсе» ДБУ тора. Подрядчы – «Төп төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Геотехнологияләр» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясе хезмәткәрләре башкарылган эшләрне проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәве буенча тикшерделәр.
Проект документациясенең туры килүен билгеләү өчен объектның өске өлешендәге план һәм биеклек билгеләрен инструменталь билгеләү эшләре үтәлде. Үлчәүләр Trimble R8-4 геодезия спутник аппаратурасы ярдәмендә ясалды.
Йомгаклау тикшерүе нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.