Лебяжье авылындагы яңа торак йортка карата тикшерү

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Алексеевск муниципаль районы Лебяжье авылында Соболев урамындагы яңа торак йортка (1 корпус) йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

Яңа кирпеч йортта җир асты өлеше белән 4 кат бар, 24 фатирның гомуми мәйданы – 1638,50 кв. метр.

Аны төзүче – «Алексеевскдорстрой» ААҖ. Генераль подрядчы – «Стройдорсервис+» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү беткәннән соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Лебяжье авылында Соболев урамында тагын ике 4 катлы 24 фатирлы торак йорт барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта 2 нче корпус төзелә. 2024 елда 3 нче корпус төзелеше башланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International