2023 елның 24 ноябреннән 16 декабренә кадәр Комплаенс һәм коррупциягә каршы тору буенча видеороликлар конкурсы игълан ителде. Анда югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасының 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала.
Конкурсны ТРда Коррупциягә каршы комплаенсны һәм эшлекле этиканы үстерү буенча Совет әгъзалары оештыра (СИБУР тарафыннан «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге белән партнерлыкта төзелгән).
Инициативаны ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР Яшьләр хөкүмәте ярдәме белән дәүләт-җәмәгать оешмалары, төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары, эксперт һәм бизнес-берләшмәләр белән партнерлыкта тормышка ашыруга ирешелгән.
Конкурсның төп максаты – яшьләргә комплаенс турында мөмкин кадәр күбрәк файдалы, яңа һәм кызыклы әйберләр турында сөйләү һәм коррупциягә каршы көрәшне оештыру буенча иң яхшы практикалар белән уртаклашу. Һәм, әлбәттә, талантлы роликлар ясаучыларга ярдәм итү. Роликларны индивидуаль рәвештә дә, 5 кешелек командада да ясарга мөмкин. Бер шарт: 1 автордан иң күбе 2 эш кенә.
Катнашучылар өчен күңелле бүләкләр әзерләнгән: һәркем катнашу турында электрон сертификат алачак, ә иң яхшы эшләрнең авторлары – I, II һәм III дәрәҗә дипломнар алачак.
► Роликларга таләпләр, гаризаның сроклары һәм форматы турында тулырак Видеороликлар конкурсы турындагы нигезләмә бирелгән, аны сылтама буенча үтеп карарга мөмкин: https://bpk.tatar/news/konkurs-videorolikov-na-temu-komplaensa-sootvetstviya-zakonodatelstvu-delovoy-etiki-i.
► Барлык сораулар буенча әлеге почта адресы буенча язарга: sovet@rtcompliance.ru.
► ТР Яшьләр хөкүмәтеннән проект координаторы Багаева Елена Петровна, тел.: 8(919) 633-79-03.