ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең Виктор Поляков урамындагы 63 микрорайонда урнашкан 63-04 һәм 63-14 номерлы яңа торак йортларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирде.
Күпфатирлы торак йортлар төзелеше 2021 елның көзендә башланган. Бу зур панельле йортлар, аларда торак булмаган биналар һәм тышкы инженерлык челтәрләре урнаштырылган. Аларның һәрберсендә – 18 кат, 170 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8317,80 кв. метр. Һәр бинаның мәйданы – 13128 кв. метр.
Объектларны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.
63-14 номерлы яңа торак «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән. 63-04 номерлы йорт «КАМАЗ» ГАҖ тапшырылган.