2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган документта әйтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

Социаль сәясәт – илкүләм өстенлекләрнең берсе. Безнең  илдә аналыкка һәм балачакка аерым игътибар бирелә.

Һәр этапта дәүләт ярдәме чаралары – бала туудан алып аның балигъ булуына кадәр: пособиеләр, түләүләр бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә Гаилә елын үткәрү турында» 22.11.2023 ел, №875 Указы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International