«Салават Күпере» торак районында 1-5-1 номерлы социаль ипотека йортына карата йомгаклау тикшерүе

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районында Нурихан Фәттах урамындагы 1-5-1 номерлы яңа торак йортларны тикшерә.

Ведомство инспекторларының тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торачак.

Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.

Йортта 10 кат бар, гомуми мәйданы 5239,40 кв. метр булган 72 фатир урын алган. Бинаның мәйданы – 8524,80 кв. метр.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Йортлар югары дәрәҗәле әзерлектә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең шул ук торак районында ТР ДТК инспекциясе тарафыннан 1-5-2 номерлы яңа торак йортка карата күчмә йомгаклау тикшерүе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International