Красный Ключ бистәсендәге 2 һәм 5 номерлы яңа торак йортларга карата йомгаклау тикшерүе

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный Ключ авыл җирлеге, Красный Ключ бистәсе адресы буенча 2 һәм 5 номерлы яңа торак йортларны тикшерә.

Торак йортларны төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. Техник заказчы булып «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ  ҖЧҖ. Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

Һәр бинаның гомуми мәйданы – 1845 кв. метр. Катлар саны – 5. Һәр йортта фатирлар саны – 20, гомуми мәйданы – 1378,40 кв. метр.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ягыннан искәрмәләр булмаганда, төзүчегә объектларның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр биреләчәк, ә аннары аларны файдалануга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, 4 сентябрьдә Красный Ключ бистәсендәге  1 номерлы торак йорт һәм 19 сентябрьдә 4 номерлы торак йорт ярашлылык бәяләмәсен алды. Әлеге торак пунктта тагын берничә йорт төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International