Казанда «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» дигән 10 нчы форум узачак

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

2023 елның 23-24 ноябрендә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак. Чарада катнашучылар – архитектура-төзелеш вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлыклар вәкилләре.

Чара барышында төбәк предприятиеләрендә яшь белгечләрнең үсеш перспективалары, төзүчеләрнең хезмәт базарында ихтыяҗ дәрәҗәсе, тармакта уңышлы карьера өчен кирәкле компетенцияләр һәм кадрларны укыту һәм әзерләү белән бәйле башка мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла.

Программада укучылар өчен – һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар, студентлар өчен – экспертлар белән түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, Татарстанның эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр.

Иң актив яшь катнашучыларга эш бирүче компанияләрдән стажировка һәм производство практикасы узу өчен сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, призлар уйнатылачак, аларның иң мөһиме 2023 елда ике студент өчен Мәскәүгә йомгаклау форумына бару булачак.

Чараны Россия Төзелеш министрлыгы, «РосКапСтрой» ФАУ, Кадрлар үзәге һәм Россия Төзелеш министрлыгының Белем бирү эшчәнлеге компетенцияләре үзәге, «Хәрби-төзелеш компаниясе» иҗтимагый-хокукый компаниясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Оператор – «Заманча урбанистика институты» АКО.

► Форумда катнашу өчен теркәлү: https://stroitel-budushchego.timepad.ru/event/2675071/.

► Форум турында тулырак: https://forum-ms.ru/, Телеграм-канал: https://t.me/s/stroitel_buduschego һәм VK төркеме: https://vk.com/city_of_future.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International