Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Авиатөзелеш районында торак булмаган биналары һәм җир асты автостоянкасы булган яңа күпфатирлы торак йортны тикшерә. Ул Симонов һәм Ленинград урамнары киселешендә урнашкан.
Республика ведомствосы инспекторлары объектны төзелеш процессында проект документациясе таләпләренә, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерә.
Проектта ике корпустан торган торак йорт төзү каралган. Ике корпус өч торак секциядән тора: икесе парлы (БС-2 һәм БС-3) һәм берсе (БС-1) аерым тора.
Объектның гомуми мәйданы – 17872,10 кв. м, аның җир өстендәге өлеше – 13814,27 кв. м.
Торак йортта 10 кат бар. Фатирлар саны – 171, гомуми мәйданы – 8983,62 кв. м. Бер бүлмәлеләр – 81, ике бүлмәлеләр – 54, өч бүлмәле 36 фатир төзелгән. Барлык керү төркемнәре хәрәкәте чикле булган төркемнәр (МГН) булуын исәпкә алып хәл ителгән.
Җир асты автостоянкасында машина-урыннар саны – 139. 1 нче секциянең мәйданы – 1606,22 кв. м, 2 нче секциянең мәйданы – 2451,61 кв. м.
Объект территориясендә балалар өчен һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү зонасы, яшелләндерелгән зона урнашкан.
Йортны төзүче – «Арт-Стройдом» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.