Биектау авылында ике йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 15 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау муниципаль районының «Атмосфера» торак комплексындагы 2.1 һәм 2.2 номерлы ике яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Күптән түгел биредә 2022 елның көзендә башланган төзелешнең 2 нче чираты тикшерелде. Ике йорт та кирпечтән, җиде катлы. 2.1 нче йортта гомуми мәйданы 10817,70 кв. метр булган 234 фатир төзелгән; 2.2 нче йортта гомуми мәйданы 8187,60 кв. метр булган 178 фатир төзелгән.

Төзүче – «УнистройДом-1» МТ» ҖЧҖ. Ген. подрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Аркитект бай Устрой» архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International