Казанның Яңа Савин районындагы яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Казанда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул шәһәрнең Яңа Савин районында Адоратский урамындагы 59 нчы кварталда төзелгән. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең күчмә йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Капиталь төзелеш объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Мәктәпкәчә учреждение төзелеше 2022 елның мартында башланган. Бина кирпечтән, ике катлы, гомуми мәйданы 4553,30 кв. метр тәшкил итә. Уен мәйданчыклары белән территория төзекләндерелгән.

Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән. Бинада музыка һәм спорт заллары, психолог кабинеты урнашкан. 12 төркем ачу планлаштырыла, шул исәптән сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә төркемнәр булачак.

Балалар бакчасы үз эшендә гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирәчәк. Моның өчен зур коворкинг-үзәк һәм гаиләләргә булышлык күрсәтү буенча психологик хезмәт күрсәтелә башлаячак.

Объектны төзүче – «Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль подрядчы – «Нэо Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Генераль проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International