Зеленодольскта 18 катлы торак йорт төзелде

2023 елның 17 ноябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Зеленодольск шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 18 катлы 6 нчы йорт тикшерелә.

Объект төзелеше 2022 елның декабрендә башланган.

12874,60 кв. м мәйданлы яңа эре панельле йортта 161 фатир бар. Аларның гомуми мәйданы 8658,20 кв. метр тәшкил итә.

Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Палитра» МТ ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Акварели Строй» ҖЧҖ.

Тикшерү уңай тәмамланган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары йортны файдалануга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 24 мартында шундый ук 18 катлы күпфатирлы 5 нче йорт та ярашлылык турында бәяләмә алган иде. Хәзерге вакытта 7 нче торак йорт төзелә, аны киләсе елда тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International