Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Питрәч районы, Питрәч авылының Казан урамындагы 5 катлы күпфатирлы торак йортлар комплексына керүче 1 нче йорт төзелешенә йомгаклау тикшерүен тәмамлый. Төзелешнең 1 этабы тикшерелә.
Ведомство карамагындагы объект – өч секцияле торак йорт, анда 60 фатир урнашкан, аларның гомуми мәйданы – 2802 кв. м. Төзелеш 2022 елның сентябрендә башланган. Бина – биш катлы, кирпечтән, нигез тибы – субайлы, түбә тибы – авыш. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән.
Хәзерге вакытта эчке төзекләндерү эшләре, эчке инженерлык системаларын һәм җайланмаларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләре тәмамланган. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
Төзүче һәм техник заказчы булып «КУБ» махсус төзүче ҖЧҖ тора. Генераль проектлаучы – «АРХ концепт» ҖЧҖ. Подрядчы – «СК «ТОН» ҖЧҖ.
2024 елда Питрәч авылының Казан урамында торак төзелешенең тагын берничә этабы планлаштырыла. Биредә 48 фатирлы бер йорт һәм һәркайсында 60 фатирлы ике йорт төзеләчәк.