ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәрендә урнашкан «Синергия» индустриаль-технологик паркы. Корпус № 4.2. Төзелешнең 7, 9, 10 этаплары» объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Әлеге этаплар кысаларында проект буенча гомуми мәйданы 54791,30 кв.метр булган бер катлы җитештерү-склад корпусы төзелеше башкарылган.
Төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел ахырында «Синергия» индустриаль-технологик паркы. Корпус №22. Грабин» объектын тикшерү планлаштырыла. Төзелешнең 6 нчы этабында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан өч катлы административ бина тикшереләчәк.
«Синергия» индустриаль-технологик паркы – күпфункцияле комплекс. Ул Россиянең иң нәтиҗәле «Алабуга» махсус икътисадый зонасының һәм максатчан куәте елына 10 мең кешегә кадәр квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча «Алабуга Политех» эре белем бирү үзәгенең кадрлар инфраструктурасын үстерү кысаларында тормышка ашырыла.