Россиядә «Географик диктант-2023» старт ала

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә «Географик диктант-2023» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Чара Рус географик җәмгыяте тарафыннан Җәмгыятьнең Химаячеләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин инициативасы белән ел саен уздырыла. 

Аның төп максаты – географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясенә кызыксынуны арттыру.

Җирле вакыт буенча 12:00 сәгатьтә барлык континентларда география сөючеләр тугызынчы тапкыр географик табышмакларны чишәргә керешәчәк. География белән бәйле дисциплиналар буенча традицион сораулардан тыш, быел катнашучылар Педагог һәм остаз елына багышланган «Кеше һәм география» темасына сорауларга җавап бирәчәкләр.

Теләге булган һәркем географик диктант «отличнигы» була ала. Диктантның демо-версиясен узу уяу булырга ярдәм итәр. Аны моннан карарга була: https://dic.rgo.ru/demo/.

Диктантның рәсми сайты: https://dictant.rgo.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International