Әлмәттә яңа социаль ипотека йорты төзелде

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлмәт шәһәрендә  Автомобилистлар урамындагы яңа торак йортта актыккы тикшерү уздыра (поз. А-3). Объект «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен төзелгән.

Чара барышында ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары бизәкләү эшләренең сыйфатын, янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үтәлешен, территориянең төзекләндерелүен тикшерәләр.

Йорт төзелеше 2022 елның гыйнварында башланган. Бина – кирпечтән, тышкы инженерлык челтәрләре бар, җылытылган һәм вентиляцияле фасад белән. Катлары үзгәрүчән, 7-9. Йортта 279 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 18774,90 кв. м тәшкил итә. 1 бүлмәле фатирлар саны – 14, 2 бүлмәле – 153, 3 бүлмәле – 112.

Инфраструктура үсеше һәм ишегалды киңлекләрендә автомобильләрнең булмавы торакчыларга актив ял итү һәм күңел ачу мөмкинлеген бирә. Җир дәрәҗәсеннән подъездларга уңайлы керү мөмкинлеге бар. Шулай ук квартал периметры буенча ял итү бульвары салынган.

Ишегалды шәхси автомобильләр өчен ябык, бары тик махсус техникага гына керү рөхсәт ителә. Ишегалдына керү һәм чыгу капка аша башкарыла. Парковка урыннары йортның төньяк һәм көнбатыш ягында урнашкан. 40 машина-урын каралган, шуларның 37се – хәрәкәте чикле булган төркемнәр өчен (МГН).

Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыклары, өлкәннәр өчен спорт мәйданчыгы, юлларны һәм тротуарларны каплау өчен озак вакытлы материаллар кулланып, халыкка тыныч ял итү өчен киңлекләр урнаштырылган.

Капиталь төзелеш объектын төзүче оешма – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «Офис Де» ҖЧҖ. Подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе тикшерүләреннән уңай нәтиҗә алынган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International